25 декабрьдә Кыш Бабай поезды башкалабыз Уфага килеп җитте. Күңел ачу программасы 11 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр дәвам итте.
Бу вакыт эчендә чара мәйданчыгында 8,6 меңнән артык кеше булган. Артистлар һәм аниматорлар аларга чын-чынлап бәйрәм һәм яхшы кәеф бүләк итә алды.
Бөек Устюгтан кадәр килгән Кыш бабай бәйрәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлады. Шәһәрлеләр тамаша геройлары белән истәлеккә һәм әкияти поезд фонында рәхәтләнеп фотога төште, Кыш бабайның күчмә резиденциясендә – «Әкияти авыл вагоны»нда, «курчак театры вагоны»нда, сувенирлар белән тулы «вагон-кибет»тә, «вагон-буфет», «вагон-ресторан»да булдылар.
Билет алучылар өчен махсус программа каралган иде. Алар поезд эчендәге уеннарда һәм квестларда катнашты, Кыш бабай белән аның кабул итү бүлмәсендә аралашты һәм традицион татлы бүләкне алды.
Кыш Бабай поезды – “Русия тимер юллары” җәмгыяте һәм Вологда өлкәсе хөкүмәтенең уртак проекты. Аның кысаларында илнең төп тылсымчысы Русия шәһәрләре буйлап Яңа ел программасы белән сәяхәт итә. Кыш бабай Русия буйлап инде дүртенче тапкыр сәяхәткә чыкты. Уфадан соң тылсымчы Самарага юл алды. Резиденциясеннән бабакай ноябрьдә чыгып киткән иде, ә кире 11 гыйнварда әйләнеп кайтачак. Кыш бабай үзенең сәяхәте барышында бөтен Русия буенча 63 шәһәрдә булачак, шул ук вакытта 30 мең чакрым чамасы юл үтәчәк.
Фото: bashinform.ru