+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
1 гыйнвар 2025, 05:15

Яңа елга – шәп яңалык белән!

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә көтелгән зур сөенече турында хәбәр итте.

Яңа елга – шәп яңалык белән!Яңа елга – шәп яңалык белән!
Яңа елга – шәп яңалык белән!

“2025 елда без күпбалалы гаилә булачакбыз”, - дип язган социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Рөстәм һәм бик җылы видео урнаштырган.  

Искиткеч көчле рухлы, кешелекле һәм ярдәмчел Рөстәм Нәбиевның тормышын Интернет челтәрендә миллионарча кеше күзәтеп бара. Күркәм эш-гамәлләре белән дә, тату, матур гаиләсе белән дә бик күпләргә үрнәк ул.

Рөстәмнең язылучылары яңа башланган елда көтелгән яңалыкка ихлас шатлануларын белдереп, изге теләкләр юллаган. Әлбәттә, күпләр Рөстәм белән Индирага “нәсел дәвамчысы – малай булсын иде”, дип теләгән.

Кем генә булса да, сау-сәламәт, әти-әнисенең сөенече булып дөньяга килсен сабый!

Фото: Рөстәм Нәбиев, ТГ, видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас