+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
10 Января 2025, 09:55

Камиләнең хыялы чынга ашты!

Ратмир Мәүлиев, “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясе кысаларында, кызга Яңа ел бүләге тапшырды.

Камиләнең хыялы чынга ашты!Камиләнең хыялы чынга ашты!
Камиләнең хыялы чынга ашты!

Ратмир Мәүлиев “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясе кысаларында Камилә исемле кечкенә кызның Яңа ел хыялын үтәгән. Башкала мэры аңа бик теләгән спорт почмагын бүләк иткән.

"Камилә көн саен очрашкан барлык кыенлыкларга карамастан, ул үзенең тормышны яратуы һәм оптимизмы белән таң калдырды. Искиткеч гаилә!"- дип язды башкала мэры үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Ратмир Мәүлиев тагын ике яшь уфалыга Яңа ел бүләкләре ясаячагын да әйтте.

"Барлык балаларга һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек һәм алга таба уңышлар телим! 2025 елда максатчанлык һәм үҗәтлек тагын да күбрәк булсын!"- дип теләде Ратмир Мәүлиев.

Элегрәк язуыбызча, Салават шәһәреннән 9 яшьлек Руслан Галиевның Яңа ел теләген Русиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров үтәде. Айзилә Ишморатова, Камил Хәйретдинов, Зарина Әсфаганова, Михаил Долматов, шулай ук Красный Луч шәһәреннән Кира Собачконың хыялларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тормышка ашырды. Ә Стәрлетамак егете Матвей Галиуллин Яңа ел каникуллары вакытында машинист ролендә була алды.

"Теләкләр чыршысы” акциясендә шулай ук Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин, сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин катнашты.

“Беренчеләр хәрәкәте тарафыннан оештырылган “Теләкләр чсыршысы” проекты 2018 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм ноябрь уртасыннан февраль ахырына кадәр дәвам итә. Бу башлангыч сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле, авыр тормыш шартларында калган 3-17 яшьлек балаларның теләкләрен тормышка ашыруга яисә Яңа елга бүләкләре алырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фото: Ратмир Мәүлиев, ТГ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас