“Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашкан Арсен Исхаков “Салават Юлаев” хоккей клубы матчында булырга һәм команда уенчылары белән танышырга теләвен язган була.
Кичә, 15 декабрьдә, малайны уеннарга чакырганнар, ул яраткан командасының Түбән Кама “Нефтехимигын” 5:0 исәбе белән җиңүен үз күзләре белән күргән. Уеннан соң кечкенә кунакны чишенү бүлмәсенә чакырганнар, анда ул уенчылар белән танышкан һәм аралашкан. Малай хоккейчыларга үзе ясаган бүләкне тапшырган һәм Гагарин Кубогында җиңүләрен теләгән.
Билгеле булуынча, “Теләкләр чыршысы" акциясе 2018 елдан бирле ел саен үткәрелеп килүче күркәм традиция. Анда авыр тормыш хәлендә калган һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның теләкләре кабул ителә.
Алты ел эчендә илнең 89 төбәгеннән килгән балаларның 210 меңнән артык Яңа ел теләге үтәлгән. Башкортстан ел саен теләкләрне үтәүдә иң актив катнашучы төбәкләр арасында. 2020 елда акция кысаларында 156 теләк үтәлгән, 2021 елда “Теләкләр чыршысы”ннан 188 шар алынган, 2022 елда — 273, 2023 елда 315 теләк чынга ашкан.
Фото: “Салават Юлаев” хоккей клубы матбугат хезмәте