+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
29 гыйнвар 2025, 06:25

Икәү иделәр, дүртәү булдылар!

“Асылзат-игезәкләр”не өйдә абыйлары Газиз белән апалары Айгүзәл көтә.

Икәү иделәр, дүртәү булдылар!Икәү иделәр, дүртәү булдылар!
Икәү иделәр, дүртәү булдылар!

Урал аръягында быел беренче “асызат-игезәкләр” туган. Бу хакта Сибай шәһәр үзәк дәваханәсендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булуынча, “королевская двойня” яисә “асылзат-игезәкләр” ул – бер йөклелек вакытында туган кыз һәм ир бала.

Баймак районының Гомәр авылында яшәүче 23 яшьлек Айгизә Юлуева да дөньяга шундый игезәкләр тудырган.

"Яшь әни һәм аның тормыш иптәше игезәкләре туачагын ярты ел элек белгән. Нәкъ менә шул вакытта, планлы УЗИ тикшерүе вакытында, булачак ата-аналар бер генә түгел, ә берьюлы ике сабый булачагын белгәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәниләр дөньяга табигый юл белән туган, бу игезәкләр белән йөклелек өчен шактый сирәк очрак булып тора", - дип билгеләделәр Сибай дәваханәсендә.

Юлуевлар өченче һәм дүртенче тапкыр әти-әни булдылар, яңа туган сабыйларны өйдә абыйлары Газиз белән апалары Айгүзәл көтә.

 

Фото:Сибай шәһәр үзәк дәваханәсе

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас