Барлык яңалыклар
Балачак илендә
3 февраль , 16:20

Исемнең дә иң матурын сайлаган алар!

Башкортстанда яшәүче Корманаевлар гаиләсендә зур сөенеч – уникенче сабыйлары дөньяга килгән.

Исемнең дә иң матурын сайлаган алар!
Исемнең дә иң матурын сайлаган алар!

Дәүләкән районында яшәүче Корманаевлар гаиләсендә зур сөенеч – уникенче сабыйлары дөньяга килгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Безнең сабыебыз 16 гыйнварда дөньяга килде. Хәзер бала тудыру йортыннан чыгарга, өйгә кайтырга әзерләнәбез", - дип сөйләгән Гөлназ. Бәхетле әни Республика перинаталь үзәге һәм Дәүләкән үзәк дәваханәсе табибларына һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән.

Әти-әнисе яңа туган сабыйга Назгөл дигән бик матур исем сайлаган, нарасый – гаиләсендә җиденче кыз бала.  Шулай итеп, хәзер “Ата-ана фидакарьлеге, “Ата фидакарьлеге”, “Ана даны” медальләре ияләре  – Гөлназ һәм Айнур Корманаевлар 5 ул һәм 7 кыз тәрбияли.

Билгеле булуынча, Гөлназ Корманаева 2023 ел ахырында Русия Президенты Владимир Путин Указы белән “Герой-ана” орденына лаек булды. Шул ук вакытта ул “Нурсолтан”  гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәген, шулай ук район хатын-кызлар Советын җитәкләп, иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнергә өлгерә һәм Дәүләт думасы каршындагы Яшьләр парламентының эксперт составына керә.

Гаиләдә өлкән балалар инде студентлар һәм Уфада укыйлар. Кечерәкләре дә сынатмый, яхшы укый, малайлар да, кызлар да җиңел атлетика белән шөгыльләнә, велосипедта йөри, футбол, волейбол һәм баскетбол уйный, хәтта көрәш белән дә шөгыльләнәләр, призлы урыннар яулыйлар.

 

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: