Башкортстанның бала тудыру йортларында узган елда 31 028 бала туган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, иң яшь әни — 14 яшьлек кыз, ә иң өлкән әни – республикада яшәүче 52 яшьлек хатын. Иң күп сабыйлар Уфада туган – 9679 бала, икенче урында – Стәрлетамак (2149 сабый), өченче урында — Нефтекама (1371 бала).
“490 грамм авырлыктагы иң кечкенә бала вакытыннан алда Республика клиник перинаталь үзәгендә туган, шунда ук 5330 грамм авырлыктагы иң зур авырлыктагы бала да дөньяга килгән", - дип белдергәннәр министрлыкта.
Автор фотосы.