+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
18 февраль 2025, 09:35

Балалар кулында “Әллүки” булсын!

Бүген "Кызыл таң" гәзите редакциясендә елның бик матур һәм истәлекле вакыйгасы булды.

Балалар кулында “Әллүки” булсын!Балалар кулында “Әллүки” булсын!
Балалар кулында “Әллүки” булсын!

Бүген "Кызыл таң" гәзите редакциясендә елның бик матур һәм истәлекле вакыйгасы булды. Гәзитебезнең һәм аның канаты астында чыгып килүче "Тулпар", "Әллүки" журналларының даими авторлары, басмаларыбызны таратуда ярдәм итүче якын дусларыбыз белән очрашу үтте. Милләт һәм матбугат җанлы дусларыбызны баш мөхәрриребез Фаил Камил улы Фәтхетдинов тәбрикләде. "Әллүки" журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр арасында шагыйрә, ветеран укытучы  Рәсимә Ильясова һәм Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова да бар иде. 

Рәсимә Гыймран кызы Ильясова –  ветеран укытучы, шагыйрә, журналыбызның якын дусты. Һәр ярты ел саен Чакмагыш районының Рапат мәктәбе укучыларына, оныгы укыган сыйныфка бүләк итеп “Әллүки” журналлары яздыра. Ул “Әллүки”нең даими авторы да.

 “6 яшемдә Әлифба китабын “Кызыл таң” гәзитенә төреп, беренче сыйныфка укырга киттем. “Кызыл таң” ул минем – гомерлек гәзитем. Ә “Әллүки” – оныкларымның иң яраткан журналы. Оныгым Элинаның сыйныфындагы һәр укучыга “Әллүки”не бүләк итеп яздырам. Алар бик яратып укый журналны. Укытучылары Рәсимә – үземнең укучым. “Әллүки”не һәр дәресемдә кулланам. Монда барлык фәннән дә биремнәр бар – табигать белеме дә, математика да, уку да, инглиз теле дә”, - ди ул. Ә мин балаларны шатландыра алуым белән тагын да бәхетле, – дип күңелендәгесен ихлас сөйләде Рәсимә апа.

Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Җәмил кызы Мансурова  озак еллар “Әллүки” журналы белән хезмәттәшлек итүче педагог. Әйткәндәй,  Каран мәктәбе укучылары журналга язылуда һәрвакыт актив, сыйныфлар белән беренчеләрдән язылып куя.

“Мин балачактан “Кызыл таң”ны, “Тулпар”ны укып үстем. Әнием хат ташучы булып эшләде. Ул чакта авылыбыз халкы гәзит-журналларны күп алдыра, әниемнең сумкасы һәрвакыт бик авыр була торган иде. Аның йөгерә-йөгерә почта таратуы, көнендә өлгерергә тырышуы әле дә хәтеремдә. Хәзер инде укучыларымның “Әллүки”не укып үсүенә сөенәм. Балалар туган телле булсын, төрле яклап үсеш алсын өчен журналда  бик күп файдалы мәгълүмат бар.  Ата-аналар, нәнәйләр сабыйларын шундый шәп мөмкинчелектән аермасын, балаларына журнал яздырсын иде”, - диде Зөлфия Җәмил кызы.

Кеше дуслары белән көчле. Милли матбугат өчен чын күңелдән тырышучы остазлар, педагоглар, мәктәп директорлары, тәрбиячеләр, әти-әниләр, нәнәйләр һәм картәтиләр булганда, балалар кулында һәрвакыт “Әллүки” журналы булыр!

 

Динар Кәлимуллин фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас