+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
4 март 2025, 09:35

Нәни принцессалар балга җыелды

Бүген Уфада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик матур чара узды.

Нәни принцессалар балга җыелдыНәни принцессалар балга җыелды
Нәни принцессалар балга җыелды

4 март көнне Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Бәхет территориясе” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова патронаты астында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар өчен Нәни принцессалар балы узды.

6 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь принцессаларга осталык дәресләре, иҗади күргәзмәләр, танылган кешеләр белән очрашулар оештырылды, театр фойесында фотозоналар, фотобудкалар, визаж студиясе эшләде. Фойеда ук кызларны зур курчаклар каршы алды.

"Сез иң матур принцессалар. Иң акыллылары һәм иң көчлеләре дә сез. Нинди генә авырлыкларга карамастан, якты күңелле кызлар булып каласыз, әфарин. Мин бүген сезнең турында кайгырткан, һәр секунд саен сезнең янда булган әниләрегезгә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Хөрмәтле әниләр, якынлашып килүче 8 Март белән үземнең һәм хатынымның котлауларын кабул итегез. Монда әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан нәни принцессалар барлыгын беләм. Аларга зур сәламнәребезне, алар өчен догада булуыбызны, тизрәк сезнең өйләргә кайтуларын теләвебезне җиткерегез. Сезне тагын бер тапкыр искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, укуыгызда уңышлар телим. Һәм иң мөһиме, барысы да яхшы булсын, әниләр сәламәт булсын, тормышыгызда теләкләрнең барысы да чынга ашсын. Бәйрәм белән, кадерле нәни принцессалар!"- диде Радий Хәбиров.

Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Башкортстан Башлыгының хатыны, “Бәхет территориясе” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова мөрәҗәгать итте.

"Бүген сезнең һәммәгезне ярату белән чолгап алу өчен барысын да эшләргә тырыштык. Бу көннең озакка исегездә калуын һәм тормышта һәрвакыт могҗизага урын табылуын телим. Сез иң бәхетлеләр, чөнки гаиләләрегездә сезне һәрвакыт мәхәббәт һәм кайгырту чолгап ала. Сезгә чагу хисләр телисем килә, якынлашып килүче бәйрәм белән!", - диде Каринә Хәбирова.

Балда катнашучы кызлар, алар арасында СВОда катнашучы хәрбиләрнең гаиләләреннән дә балалар да бар иде, “Том Сойер” спектаклен карады, аларның һәркайсы бүләк алды. Ә күпләр бүген республика Башлыгы белән селфи ясый алды.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас