+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
7 март 2025, 07:05

Без — әниләрнең ярдәмчеләре!

Уфаның модельле  22нче балалар китапханәсендә күңелле чара узды.

Без — әниләрнең ярдәмчеләре!Без — әниләрнең ярдәмчеләре!
Без — әниләрнең ярдәмчеләре!

8 Март алдыннан Уфаның модельле  22нче балалар китапханәсе 18нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен “Әни ярдәмчеләре”дигән күңел ачу-танып белү чарасы үткәрде.

Башта балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында видео күрсәтелде. Аннары кызыклы һәм күңелле конкурслар башланды. Укучылар шаян табышмакларны бик рәхәтләнеп чиште.

Балалар “Әни ярдәмчеләре”, “Беренче пөхтәкәй”, “Ботка пешерәбез” эстафеталарында бик теләп катнашты.  Малайлар һәм кызлар өчен  “Иң искиткеч хуҗабикә” конкурсы аеруча кызыклы тоелды, анда фасоль, дөге, борчак, карабодай, ясмык кебек төрле ярмаларны аерып алырга кирәк иде.

Бу чарада балалар барысы да үзләрен Золушка ролендә хис итте. Малайлар һәм кызлар яраткан әниләре өчен ягымлы һәм матур сүзләр әйтте.

Бәйрәм ахырында барысы да бик теләп күңелле бию минутында да катнашты. Балалар бергәләп китапханәчеләргә могҗизалы бәйрәм өчен рәхмәт белдерде.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас