Нефтекама шәһәрендә Ксения һәм Михаил Шмаковларның күпбалалы гаиләсендә унынчы сабыйлары туган. Бала 15 мартта гаиләсендә дөньяга килгән. Әти-әнисе аңа Давид исемен кушканнар. Ул гаиләдә сигезенче малай, җиде абыйсыннан тыш, кечкенә Давидның тагын ике апасы бар, дип хәбәр итә Юстиция эшләре буенча Башкортстанның Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Гаилә башлыгы Михаил Петрович һөнәре буенча машина йөртүче, гаиләсе янында ешрак булу өчен ирекле график белән эшләүне сайлаган. Балаларның әнисе Ксения Петровна барлык вакытын сабыйларына багышлый.
Гаиләдә балалар иҗади, музыка белән шөгыльләнә, шәһәр, республика һәм Русия бәйгеләре катнашучылары һәм призерлары: Ангелина скрипка классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган, Марк аккордеон һәм труба классы буенча укый, Виталий, Григорий һәм Иосиф шулай ук музыка мәктәбендә шөгыльләнәләр, трубада уйныйлар. Буш вакытларында алар гаилә белән урманда йөри, тюбингларда һәм чаңгыда шуарга яраталар.
Әти-әниләре үзләренә ярдәмчеләр үсеп килүе турында горурланып сөйли: кызлар аш-су бүлмәсендә пешеренә, өй җыештыра, малайлар кышын кар чистарта, кечкенәләргә таулар ясыйлар, хуҗалык эшләрендә булышалар.
Автор фотосы.