+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
6 апрель 2025, 07:00

"Энем татармы соң ул?"

6 яшьлек Әмир әнисен аптыраткан.

"Энем татармы соң ул?""Энем татармы соң ул?"
"Энем татармы соң ул?"
Дуслар, сезнең игътибарга балалар тормышыннан берничә мәзәк вакыйга тәкъдим итәбез.
***
5 яшьлек Әмилә иртән балалар бакчасына җыена. Шунда кыз көзге каршында бизәнеп торган әнисенә:
- Әнием, син шундый мату-у-ур! Клоун кебек бизәнгәнсең...
 
***
6 яшьлек Әмир 1 яшьлек энесе Аязның бер сүзен дә аңламый. Ә энесе абыйсының артыннан бер адым да калмый үзенә кирәген таптыра:
- Ами, камсит би-и...
Шунда Әмир тәмам аптырап:
- Әни, нигә апаемның нәрсә сөйләгәне аңлашылмый? Татар микән соң ул?! – дип куя.
 
***
- Әти, эшкә барма... Безнең белән өйдә тор, - дип җылый 3 яшьлек Әминә.
- Әтиең эшкә бармаса, без ач калабыз, - дип юата әнисе.
Моңа аптыраган бала:
- Әти өйдәге бөтен ашарганы берүзе ашар бетерермени?!
 
***
4 яшьлек Илнурны әнисе үзе белән опера концертына алып барган.
- Әни, нигә бу абыйны берсе дә тиргәми? - ди малай сәхнәдәге артистка ишарәләп.
- Ә нигә аны тиргәргә?!
- Без бакчада шулай кычкырсак, тәрбиячеләр шунда ук тирги башлый.
 
Динар Кәлимуллин фотосы.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас