

Балтач районында яшәүче Азамат һәм Ләйсән Әхмәтҗановларның гаиләсендә бу көннәрдә икеләтә шатлык. Яшь әти-әнинең игезәк кызлары туган. Алар сабыйларына Азалия һәм Амалия дигән матур исемнәр сайлаган. Игезәк кызлар гаиләдә беренче балалар.
Игезәкләр арасыннан беренче булып Азалия дөньяга килгән. Бу исем яшь әти-әниләр арасында әлеге вакытта бик популяр, ул «чәчәк»дигәнне аңлата. Икенче булып Амалия туган. Ул "хезмәт сөючән”дигәнне аңлата. Быел урындагы ЗАГС бүлегендә андый исемле кызлар теркәлмәгән була.
"Игезәкләр туасын белгәч, без бик шатландык, үзебезне бәхетле итеп тойдык. Безнең нәселдә игезәкләр бар иде инде", — ди ике сабыйның бәхетле әтисе.
Әхмәтҗановларның матур гаиләсен ихлас котлыйбыз! Игезәк кызлар әти-әниле, тигез канатлы, бәхетле булып үссеннәр.
Фото: "Башинформ"