+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
24 Апреля 2025, 04:50

Гаилә җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый!

Башкортстанда ике ел эчендә әти-әнисеннән мәхрүм калган 65 бала гаиләгә урнаштырылган.

Гаилә җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый!Гаилә җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый!
Гаилә җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый!

Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, барлык балалар да, ятим балалар оешмасын читләп һәм ятимлек тәҗрибәсеннән качып, гаиләләргә урнаштырылган. Чөнки Балалар йортларында шартлар ничек кенә яхшы булмасын, алар гаиләне алыштыра алмый.

"Быел янә 16 бала яңа гаиләләр тапты. Алар арасында министрлык учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр дә, яңа гына гаиләләрен югалтучылар да бар", - дип язган Ленара Иванова.

Ведомство җитәкчесе искәртүенчә, Русиянең гаилә кануннары буенча бертуганнарны аерырга ярамый, алар бер гаиләгә тәрбиягә тапшырылырга тиеш. Опекун (попечитель) булу мөмкинлеге турында бәяләмә, шул исәптән берничә балигъ булмаган балага карата, яшәү урыны буенча бирелә.

 

Фото: Ленара Иванова, VK

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас