+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
24 апрель 2025, 10:25

Локмановлар – илдә үрнәк!

Владимир Путин Башкортстанда яшәүче гаиләне бүләкләде.

Локмановлар – илдә үрнәк!Локмановлар – илдә үрнәк!
Локмановлар – илдә үрнәк!

Русия Президенты Владимир Путин Илшат һәм Регина Локмановларны “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләде. Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

"Благовар районында яшәүче гаилә башлыгы Илшат Илдар улы крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли, ат үрчетү белән шөгыльләнә. Регина Рим кызы – тарих укытучысы, Башкортстанның Мәгариф отличнигы. Аларның дүрт улының һәркайсы — Әскар, Ислам, Аслан Һәм Илһам спорт белән мавыгалар, иҗади, фәнни конкурсларда уңышларга ирешәләр, яхшы укырга һәм әти-әниләренә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә өлгерәләр”, — дип язган ведомство җитәкчесе Локмановларның тату гаиләсе турында.

Министр ассызыклавынча, Башкортстанда Гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге аерым казанышлары өчен Русиянең дәүләт бүләкләре 45 гаиләгә бирелде. Алар – Башкортстанның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашып, балаларын ата-аналарга, гореф-гадәтләргә хөрмәт рухында тәрбияләү үрнәге булган күпбалалы гаиләләр.

 

Фото: Ленара Иванова, VK

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас