+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
6 Мая 2025, 06:00

Милләтебез горурлыгы булыгыз!

Нефтекама шәһәрендә шаулап-гөрләп "Татар кызчыгы, татар малае – 2025” бәйгесе үтте.

Милләтебез горурлыгы булыгыз!Милләтебез горурлыгы булыгыз!
Милләтебез горурлыгы булыгыз!

Калфаклы  татар кызчыклары, кәләпүшле татар малайлары... Бу көнне Нефтекама шәһәренең Милли мәдәни үзәге сәхнәсендә милләтебезнең кечкенә дәвамчыларын күреп, тамаша залындагы һәркем горурлык хисләре кичерде.

"Кызыл таң" гәзите, "Әллүки" балалар журналы һәм Милли мәдәни үзәк җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова башлангычы белән Нефтекамада икенче ел рәттән "Татар кызчыгы, татар малае – 2025” бәйгесе үтте. Быел конкурста шәһәр мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 30дан артык бала катнашты. Алар жюри игътибарына туган телдә шигырьләр, милли җырлар һәм биюләр тәкъдим итте.  Финалга 17 нәни катнашучы чыкты. Бәйге Гран приена 41нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Камилла Галиева һәм 17нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы Әминә Вәлиева лаек булды.

Бәйгедә катнашучы кызлар һәм малайларны "Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы"ның ябылу тантанасында сәхнәдән котлап, бүләкләр тапшырдык. Бу да бик кирәкле гамәл, чөнки үсеп килүче буын да туган телеңне, мәдәниятең, гореф-гадәтләреңне белү нинди зур мәртәбә булуын аңлап, күреп үсәргә тиеш.

Әлбәттә, сәхнәдә үзләрен кыю тотучы, туган телдә сөйләшергә омтылучы, татар җыр-биюләрен оста башкаручы бу сабыйлар барысы да мактауга лаек. Татар кызы, татар малае исемен горур йөртегез, нәниләр!  

 

Руслан Никонов фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас