

Мәләвез районында бер атна эчендә өч пар игезәкләр туган. Бу хакта республика вице-премьеры Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.
"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Мәләвез районы һәм шәһәре ЗАГС бүлеге гаҗәеп яңалык белән сөендерде: бу атнада биредә берьюлы өч пар игезәк теркәлгән! Яңа туган сабыйлар арасында — “король игезәкләре”, ике соклангыч кыз һәм ике баһадир малай", — дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Исемлектә беренче булып нәниләр Милана һәм Милена Шокуровалар тора. Әти-әниләре — Сергей Евгеньевич һәм Мария Андреевна өчен игезәкләр туу чын бүләк. Яңа туган сабыйлар гаиләдә дүртенче һәм бишенче бала булдылар.
Аннары ЗАГСка ике баһадир малай — Әмир белән Алан Нәҗметдиновларны теркәү өчен килделәр. Малайлар Рөстәм белән Викториянең яшь гаиләсендә беренче балалары булып туды.
Василиса һәм Ростислав Носовларны — “король игезәкләре”н теркәү аеруча кызыксыну уятты. Әнисендә бер йөклелек нәтиҗәсендә туган малай белән кызны шулай атыйлар. Аларның әти-әниләре — Павел Петрович һәм Алинә Викторовна. Алар гаиләсендә 14 яшьлек уллары һәм 11 яшьлек кызлары үсә.
Фото: bashinform.ru