

Халыкара гаилә көненә Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Уфимское ожерелье" паркында «Китапханәгә ничек керергә" акциясе һәм «Русиядә гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре"викторинасы үткәрде.
Чарада ял вакытларын “Уфимское ожерелье” паркында уздырырга яратучы бистәдә яшәүчеләр катнашты. Китапханәчеләр балаларга һәм аларның гаиләләренә бәйрәмнең тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Акциядә катнашучылар гаилә традицияләре белән уртаклашты, мавыктыргыч викторинада актив катнашты, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерде, табышмаклар чиште.
Иң актив катнашучыларга бүләккә татлы призлар таратылды. Балалар бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә, ярдәм итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады, һәм шул вакытта ныклы һәм тату гаилә булачак.
Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.