

“Китап-Байрам” ярминкәсендә популяр балалар язучысы Андрей Усачев белән иҗади очрашу узды. Ул чарада коллегасы Галина Дядина белән катнашты. Авторлар бергәләп 15тән артык балалар китабы иҗат иткәннәр.
– Балалар әдәбияты ул – оптимизм чыганагы. Ә балага шатлык витамины бик кирәк, шул вакытта ул психик яктан да, физик яктан да сәламәт булып үсә, – дип ассызыклады Андрей Усачев. – Шуңа күрә мин үзем дә хәзер нигездә балалар китапларын укыйм. Сүз уңаеннан, безнең Русиядә заманча балалар әдәбияты мактауга лаек. Әйтик, Галина Дядина, Анастасия Орлова, Юлия Семберская һәм башка талантлы авторларның әсәрләре".
Андрей Усачев чыгыш ясаганда, ярминкәнең зур сәхнәсе сабыйларның шат тавышыннан гөрләп торды. Автор шигырьләрен сөйләгәндә, җырлар башкарганда, балаларның ихлас кушылуы, автограф алу өчен чиратка тезелүе - иҗатчы өчен моннан да зуррак бәһаның булуы мөмкин дә түгелдер.
Андрей Усачев – яшь китап сөючеләргә “Умная собачка Соня”, “Малуся и Рогопеда” һәм “Приключения Котобоя” һәм башка әсәрләре аша яхшы таныш.