

"Барлык кеше ышанмаслык әсәр тарихлары тормыштан алына, - дип башлады сүзен язучы. - Моның өчен күзәтүчән булырга гына кирәк…"
Фестивальдә чыгыш ясаганда, ул үзенең китапларына кергән бик күп гаҗәеп тарихлар турында сөйләде. Ә иң мөһиме, алар барысы да чынлыкта булган.
"Бервакыт мин язучылык белән шөгыльләнергә уйладым һәм Мәскәү янындагы бер авылда яшәүче әбекәйдә бүлмәгә түләп, яши башладым. Барысы да бик шәп: йорт та, бакча да... Тик бер генә сорау миңа тынгылык бирмәде: ни өчен иң биек алмагач башында чиләк эленеп тора? Аны анда кем куйган? Һәм иң мөһиме, ни өчен? Озак баш ваткач, җавабын барыбер әйтә алмагач, әбекәй серне чиште. Чиләк - мәче өчен карават икән! Бик зур мәче, төнге күңел ачулардан соң, чыннан да шунда кереп йоклый, үзен бик иркен хис итә, хәтта хырлый да әле! "Ә яңгыр вакытында ничек соң?" - дип кызыксынам әбекәйдән. Ләкин бу очракта да барысы да уйланылган: су җыелмасын өчен чиләккә тишекләр ясаган..."
Әнә Шулай, һич уйламаган җирдән, Станислав Востоковның беренче әсәре – "Кот в ведре" хикәясе языла. Әмма шаккаткыч тарихларның иң кызыклылары зоопаркта эшләгән вакытта язылды, ди автор.
Автор фотосы.