+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
2 июнь 2025, 11:30

Сабыйларны шатландыру үзе зур бәхет!

Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында балалар өчен бик матур бәйрәм үтте.

Сабыйларны шатландыру үзе зур бәхет!Сабыйларны шатландыру үзе зур бәхет!
Сабыйларны шатландыру үзе зур бәхет!

Кичә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында сабыйлар өчен бик матур бәйрәм үткәрдек. Балалар күпсанлы конкурсларда, уеннарда, ярышларда катнашып, уеннар уйнап, биеп-җырлап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Конкурслар арасында җиләктән, карлыганнан оештыручы апалар әзерләгән тәмле компотлардан авыз итте. Балалар һәркайсы төрле сувенирлар, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр алды, чын күңелдән сөенде. Бу матур бәйрәмне оештыруда ветеран укытучы Нурия Әнвәр кызы Гыйззәтуллина, Светлана Әскать кызы Кадыйрова, Гөлчирә Рәшит кызы Сәетгәрәева зур көч салды.

Балаларыбыз әти-әниләрен сөендереп, бәхетле елмаеп, матур һәм тыныч тормышта яшәсеннәр. Без дә яшь буын өчен һәрчак горурланып яшик. Өлкәннәрне, балаларны берләштерә торган чаралар һәрвакыт булып торсын!

Гөлчирә Рәшит кызы Сәетгәрәева.

Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылы.

Марсель Әхмәтҗанов фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас