+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
3 июнь 2025, 09:15

Балаларның җәйге ялы хәвефсез булсын!

Башкортстанда 1850дән артык балалар лагере эшли башлады.

Балаларның җәйге ялы хәвефсез булсын!Балаларның җәйге ялы хәвефсез булсын!
Балаларның җәйге ялы хәвефсез булсын!

Башкортстанда агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 1859 балалар лагере эшли башлады. Бу хакта дүшәмбе көнне Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
"Роспотребнадзор” белән берлектә балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмалары тарафыннан барлык типтагы санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алу мониторингы үткәрелде, барлыкка килгән барлык мәсьәләләр эш тәртибендә хәл ителде. Җәйге чорда эшләргә планлаштырылган лагерьларның гомуми саныннан (1899) 1859ы балаларны кабул итәргә әзер, бу 98 процент тәшкил итә. Калган балалар ялы объектларында тикшерү вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү эшләре төгәлләнә. Ачылуга планлаштырылган барлык лагерьлар да әзер һәм балаларны кабул итә. Июль, август айларында ачылырга планлаштырылган башка объектлар әзерлек эшләрен төгәлли", — диде министр.
Аның сүзләренә караганда, министрлык махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен дә юлламаларны актив гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә июль һәм августка юлламаларга заявкалар формалаштырыла. Барлыгы 26 шәһәр яны стационар лагере әлеге категориядәге балалар өчен профильле республика сменаларын уздыруга әзер.
Шулай ук муниципалитетлар тарафыннан «#КаникулыДетиБашкортостана» проекты кысаларында төрле юнәлешләр буенча профильле һәм тематик сменалар үткәрү каралган. Әйтик, быел җәй «#TERRАДЕТСТВО» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә үсмерләрнең девиант тәртибен профилактикалауга юнәлтелгән республика профильле сменалары үткәрәчәк. Бу яшь инспекторлары өчен «Безопасные дороги. Регион 102», Эчке эшләр органнарында исәптә торучы, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар өчен «Код безопасных каникул. Регион 102», авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр өчен “Яшь спецназчы" сменалары.
Шулай ук җәйге чорда Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча «Йәйләү»профильле смена оештырылачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык муниципалитетлар башлыкларына урыннарда балалар ялы программасы белән бик игътибар белән танышырга кушты.
«Мин шулай ук “Роспотребнадзор”дан балаларыбыз җәйге ялдан соң сәламәт һәм ял итеп кайтсын өчен барлык мәсьәләләрне дә игътибар белән һәм катгый рәвештә хәл итүләрен сорыйм», — диде Радий Хәбиров.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас