+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
3 июнь 2025, 10:50

Укытучы да, олы йөрәкле әни дә ул!

Гыйләҗевлар ун балага гаилә җылысы бүләк иткән.

Укытучы да, олы йөрәкле әни дә ул!Укытучы да, олы йөрәкле әни дә ул!
Укытучы да, олы йөрәкле әни дә ул!

Ярмәкәй районы Исламбахты авылында яшәүче Гыйләҗевлар гаиләсе — бер-береңә булган мөнәсәбәт, сабырлык һәм кайгыртучанлык язмышларны үзгәртә алуның соклангыч бер үрнәге. 35 ел балаларга белем бирүче укытучы Зөлфия Фәнис кызы һәм аның ире Фәриз Фәнзәр улы үзләре өч ул үстергән. Малайлар үсеп буйга җиткәч, алар җылы мөнәсәбәткә һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗ булган балаларны үз канатлары астына алырга карар кыла.

2017 елның июленнән гаилә артканнан-арта бара, Никитаны, Эмильне, Азаматны, Сергейны, Максимны, Елизаветаны, Антонны бер-бер артлы тәрбиягә алалар. 2022 елда, балалар барысы да диярлек үсеп беткәч, Фәриз Фәнзәр улы вафат була. Бу бик авыр сынау була, ләкин гаилә сынмый-таркалмый — киресенчә, тагын да ныгый. Ә 2024 елның декабрендә Зөлфия Фәнис кызы янә балаларга ярдәм кулы суза һәм гаиләсенә Тимурны, Раминаны һәм Глебны кабул итә.

Хәзер бу изге күңелле укытучының тәрбиягә алган 10 баласы бар, һәм алар барысы да татулыкта, хөрмәттә һәм үзара ярдәмләшеп үсә.

Өлкәннәре Никита — чын герой. Өч ел инде ул СВО зонасында хезмәт итә, яралана, янә сафка кайта, «Батырлык өчен» һәм «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Нәкъ менә аның теләге буенча гаиләгә кече балаларны алганнар.

Азамат белән Сергей төзелеш колледжын тәмамлаган, Азамат пауэрлифтинг буенча Бөгелмә чемпионы булган. Эмиль нефть колледжын тәмамлаган, Максим шул ук уку йортының беренче курсында укый. Алар барысы да тхэквондо белән шөгыльләнгән һәм берничә тапкыр урыннар яулаган.

Үзләренең балалары да уңышлары белән сөендереп кенә тора. Урал магистратураны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, Ренал медицина университетында укый, Юнир — мәктәп укучысы.

Бүген әниләре янында— Елизавета, Тимур, Рамина һәм Глеб. Алар укый, спорт, иҗат һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Гаиләнең яшелчә бакчасы, умарталары, зур хуҗалыгы бар. Һәр бала ярдәм итә, һәркемнең үз бурычлары бар.

Гыйләҗевлар гаиләсе — Башкортстан горурлыгы. Һәм алар гаилә көче бүлмәләр саны белән түгел, ә яратучы йөрәкләр саны белән үлчәнүен исбатлый.


Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас