

Башкортстанда Резеда һәм Илшат Хәбировларның яшь гаиләсендә өч игезәк сабый дөньяга килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итә.
“Табиблар практикасында сирәк очрак: ЭКО кулланмыйча, табигый йөклелек һәм бала табу, бу меңгә бер була торган очрак!
“Хәбировлар гаиләсендә ике малай һәм бер кыз туган. Аларга Искәндәр, Радель һәм Амелия дип исем кушканнар. Нарасыйлар 5 майда дөньяга килгән һәм алар бер айга якын Республика перинаталь үзәге табиблары күзәтүендә булганнар. Бу вакыт эчендә сабыйлар ныгып, авырлык җыйганнар, үзаллы сулый, ашый башлаганнар, әниләренең тавышына җавап бирәләр һәм елмаялар. Аларның хәле тотрыклы һәм алар яңа дөнья белән очрашуга әзер”, — дип яза ведомство җитәкчесе.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ