+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
5 июнь 2025, 08:25

Балалар мультфильм төшерә

“Айда/Әйҙә играть” фестивалендә “Союзмультфильм” киностудиясе нәни кунакларны осталык дәресенә җыйды.

Балалар мультфильм төшерәБалалар мультфильм төшерә
Балалар мультфильм төшерә

Уфада “Айда/Әйҙә играть” Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестиваленең беренче көне гөрли. “Союзмультфильм” киностудиясе мәйданчыгында нәни кунакларны көн дәвамында кызыклы  осталык дәресләре, уеннар, тематик конкурслар көтә. Әлеге мизгелләрдә балалар “ Винни-Пухның яңа тарихы һәм аның дуслары” дип исемләнгән осталык дәресендә катнаша.

“Күреп торасыз, кызлар һәм малайлар, аларның әти-әниләре барысы да иҗади эшкә чумган.  Бүген без кәгазьне күчерү техникасы ярдәмендә күңелле мультфильм төшерәбез. Һәр бала башта кәгазьгә бал кортлары төшерә, аларны кисеп ала, буйый. Аннары “җанландыра” – секундына 8 кадр төшерелә.  Соңыннан без бу кадрларның барысын бер сюжетка җыеп, тавыш, музыка белән бизәп, мультфильм ясаячакбыз, - ди “Союзмультфильм” киностудиясе мультипликаторы Елизавета Князева.

Осталык дәресендә 25 бала катнаша. Иң сөенечлесе, күмәк иҗади эшнең нәтиҗәсе соңыннан аларның һәркайсына бүләк булып, әти-әниләренең электрон почтасына киләчәк.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас