+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
5 июнь 2025, 11:05

Фестивальгә иң осталар җыелган!

Сибай укучылары Башкортстан картасын ясаган.

Фестивальгә иң осталар җыелган!Фестивальгә иң осталар җыелган!
Фестивальгә иң осталар җыелган!

Сибайдан креатив индустрияләр мәктәбе «Айда/Әйҙә играть» II Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестивалендә катнашучыларны үзенең авторлык пазлары һәм башваткычлары белән сокландырды.

Экспозициядә — хит булган авторлык уенчыкларының тулы бер сериясе. Шуларның берсе — лазер гравировкасы ысулы белән Башкортстанның уникаль пазл-картасы. Бу — башваткыч кына түгел, ә балаларга туган як географиясен яхшырак белергә ярдәм итүче уен да.

Шундый ук ысул белән Русия картасы пазлы ясалган. Ә менә башкорт орнаментларын һәм туган шәһәрләренең 70 еллыгына Сибай логотибы төшерелгән түгәрәк башваткычларны балалар 3D-принтерда бастырган.

— Без укучыларның үз идеяләренең кыйммәтен күрүен телибез. Уенчык— күңел ачу гына түгел, ул үзеңне күрсәтү, иҗат итү, үсү һәм хәтта акча эшләү мөмкинлеге, — дип билгеләп үтте Креатив индустрияләр мәктәбе җитәкчесе Резеда Яхина.

Мәктәп 2024 елның октябрендә Камил Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать колледжы базасында ачылды. Ул — Башкортстандагы шундый өч мәктәпнең берсе.

Фото: «Айда/Әйҙә играть» II Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестивале матбугат хезмәте.

#АйдаИгратьУфа
#АйдаИграть25
#АИДТ
#Әйҙәуйнарға
#Әйҙәиграть

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас