

Мәскәүнең иллюзия театры актерлары балаларга искиткеч бәйрәм бүләк итте.
Уфага, “Айда/Әйҙә играть” фестиваленә, Мәскәүнең “Высокие братья” клоунада театры артистлары килгән. Алар бүген иртәдән үк Совет мәйданына килгән балаларны уйнатып, көлдереп, фотога төшеп, күңелләрен күтәрде.
Ә кичен театр артистлары нәни дусларыбызга “Дурацкий цЫрк” спектакль-тамашасын тәкъдим итте. Импровизациягә корылган уен барышында актерлар балаларда иң чагу хис-кичерешләр уятты. Мәйдан балаларның шатлыклы көлүеннән яңгырап торды. Мәскәү актерлары жонглер алымнар, моноциклда трюклар, урындыкларда баланс, фокуслар күрсәтте.
Тамашачыны бер генә секундка да игътибарсыз калдырмадылар. Тамашада әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр дә ихлас катнашты.
“Фестивальгә гаиләбез - ирем һәм ике кызым белән килдек, бик яхшы ял иттек. “Дурацкий цЫрк” безгә бик ошады. Спектакльнең бернинди катлаулы сюжет линиясе юк. Тамашачылар белән даими аралашучы һәм һәркайсы үз номерын күрсәтүче 6 клоунның да чыгышын ошаттык. Без артистлар белән тамаша башланганчы ук башланганчы ук аралашып өлгердек, күңелле итеп фотога төштек. Балаларга шундый бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт!” – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Уфада яшәүче Гүзәл Нугаева.