

Совет мәйданында “Союзмультфильм” компаниясе мәйданчыгы балаларны әллә кайдан үзенә чакырып, игътибарларын җәлеп итеп тора. “Айда/Әйҙә играть” фестивале кысаларында, 5 июньнән 8 июньгә кадәр биредә гаиләләр өчен төрле активлыклар оештырыла. Кунакларны зур курчаклар белән очрашулар, иҗади осталык дәресләре һәм анимацион программалар көтә.
"Нәкъ менә уеннар һәм мультфильмнар балачакны чын-чынлап могҗизалы итә, һәм “Айда/Әйҙә играть” фестивале бу ике искиткеч компонентны берләштерә, – диде “Союзмультфильм”ның генеральный директоры Борис Машковцев. – Без бу чараның бер өлеше булуга шатбыз, чөнки безнең геройлар да балаларны һәм ата-аналарны, төрле шәһәрләрне, илләрне һәм хәтта континентларны берләштерә. Ышанам, безнең киностудия мәйданчыгы фестивальнең бер генә кунагын да битараф калдырмаячак".
Бүген, 5 июньдә, “Союзмультфильм” мәйданчыгы кунакларын Винни-Пух һәм Пятачок сөендерә. Бер-бер артлы узган осталык дәресләреннән соң, сабыйлар өчен “Әкияттә кунакта”анимацион программасы узачак.
6 июньдә мәйданчыкта Львенок һәм Кеша пәйда булачак. Балаларны брелоклар ясау буенча осталык дәресләре, анимация дәресләре һәм феррлинг техникасында иҗат итү көтә. Программада шулай ук пазл җыю һәм гигант кубиклар белән уен да бик кызыклы булачак.
7 июньдә кунакларны Матроскин һәм Шарик каршы алачак. “Простоквашино” мультфильмы мотивлары буенча почтальон Печкин һәм Федор абзыйдан квиз да иң үзенчәлекле вакыйга булачак.
8 июньдә, фестивальнең йомгаклау көнендә, “Союзмультфильм" берьюлы барлык геройлар – Винни-Пух, Пятачок, Львенок, Кеша белән очрашулар бүләк итәчәк. Программада беләзек, сәйлән брошкалар ясау, шулай ук “Угадай мультфильм по музыке” музыкаль уены узачак.