+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
6 июнь 2025, 05:25

Кеша белән фотога төшәсең киләме?

“Союзмультфильм” мәйданчыгы бүген дә балаларның шат тавышыннан гөрләп тора.

Кеша белән фотога төшәсең киләме?Кеша белән фотога төшәсең киләме?
Кеша белән фотога төшәсең киләме?

“Айда/Әйҙә играть” фестиваленең икенче көнендә дә “Союзмультфильм” мәйданчыгы балаларның шат тавышына күмелгән. Кинокомпания кызлар һәм малайларга көн дәвамында кызыклы чаралар тәкъдим итә.  Уеннар, осталык дәресләре бер-берсен алыштырып кына тора.

Совет мәйданыда  фестиваль кунакларын иртәдән үк Львенок һәм Кеша каршы алды. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә яраткан мультфильм геройлары белән фотога төшә.  

Мәйданчыкта брелоклар ясау, кәгазь күчерү техникасында анимация һәм пластилинография буенча осталык дәресләре узачак. Осталык дәресендә балалар үзләре үк мультфильм төшерүдә катнашачак, әзер фильм исә аларның әти-әниләренең электрон почталарына җибәреләчәк.

Бүген “Союзмультфильм” 15:40 сәгатьтә “Пазллар һәм гигант кубиклар җыябыз” дигән  анимацион программа тәкъдим итәчәк.

Сайтта тулы программа https://айдаиграть.дети/programma-mezhdunarodnoj-knizhnoj-jarm/

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас