

“Айда/Әйҙә уйнарга” фестиваленең төп вакыйгаларның берсе - Санкт-Петербургтан килгән “СмешBand” музыкаль проекты бүген уфалыларга һәм башкала кунакларына концерт куйды. "Смешарики" мультсериалы композиторлары оештырган төркем Уфада "От винта!" дип исемләнгән тамаша белән чыгыш ясады.
Фестивальнең зур сәхнәсеннән балалар яраткан мультфильмнардан хитлар яңгырады. Тавыш актерлары Сергей Мардаря (Кар-Карыч, Совунья), Михаил Черняк (Пин, Копатыч, Лосяш) һәм Вадим Бочанов (Бараш) чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде, кушылып җырлады, биеде.
"Уфа, рәхмәт! Монда искиткеч тамашачы!" - дип сәхнәдән соклануын белдерде төркемнең гитарачысы, вокалисты Константин Михайлов.
"СмешBand" 2015 елда булдырылган һәм шул вакыт эчендә камера проектыннан төрле буын кешеләрен җыя торган масштаблы шоуга әверелгән. Бүген коллектив "Смешарики"дан гына түгел, ә "Малышарики" һәм "Летающие звери" кебек популяр мультсериаллардан да хитлар башкарды.
Фото: “Айда/Әйҙә уйнарга” фестивале матбугат хезмәте