+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
6 июнь 2025, 08:10

“Уфада балалар искиткеч актив!”

“Союзмультфильм” кинокомпаниясе мәйданчыгында  осталык дәресләре күңелле уза.

“Уфада балалар искиткеч актив!”“Уфада балалар искиткеч актив!”
“Уфада балалар искиткеч актив!”

Совет мәйданында “Союзмультфильм” кинокомпаниясе мәйданчыгы уфалылар һәм башкала кунаклары  өчен төрле  чаралар тәкъдим итә. Әлеге минутларда балалар “Мультфильм персонажлары белән кояшлы брелоклар” дигән осталык дәресендә катнаша.

– Фестивальдәге һәр көнебез мульфильм персонажларына багышлана. Әйтик, кичә Винни-Пух белән Пятачок төп геройлар булса, бүген Львонок һәм Кеша кушаматлы тутый кош мәйдан тота. Әле балалар шул пероснажларга багышланган брелоклар ясый. Тиздән аларны кәгазь күчерү техникасында анимация һәм пластилинография буенча осталык дәресләре көтә. Балалар үзләре үк “Львенок һәм Кешаның җәйге каникуллары” дигән мультфильм төшерүдә катнашачак, әзер фильм аларның әти-әниләренең электрон почталарына җибәреләчәк. Шунысы сөенечле,  Уфада искиткеч ачык, актив кешеләр яши. Осталык дәресләренә балалар хәтта чиратка тезелә, – ди киностудия хезмәткәре Елена Белозерова.  

15:40 сәгатьтә  нәни кунакларны “Пазллар һәм гигант кубиклар җыябыз” дигән  анимацион программа көтә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас