

6 июнь көнне балалар һәм аларның әти-әниләре иртәне яраткан мультфильм персонажлары белән бергә зарядкадан башларга, ә аннары уеннар һәм уенчыклар күргәзмәсе белән танышырга, осталык дәресләрендә, конкурсларда һәм башка активлыкларда катнашырга мөмкин.
10.00 сәгатьтә төп сәхнәдә Алтын коллекциядән мультфильм күрсәтү башлана.
11.00 сәгатьтә тамашачыларны Карлсон, Фрекен Бок һәм Львенк белән музыкаль разминка көтә.
13.00 сәгатьтә төп сәхнәдә – "Для всех гостей!" иллюзион шоу.
17.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры Шарль Перро әкиятенең танылган сюжеты буенча " Хрустальная туфелька или сказка о Золушке” спектаклен күрсәтәчәк.
18.00 сәгатьтә биредә СмешBand “Смешариков” саундтрекларыннан концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
Ә 19.00 сәгатьтә сәхнәгә барысы да яраткан “Спокойной ночи, Малыши!" программасы геройлары алып баручы Гоша Котский белән чыгыш ясаячак.
Аннары тамашачылар мультфильм карый алачак, ә 20.00 сәгатьтә “Финист. Первый Богатырь” яңа фильмы күрсәтеләчәк.
"Союзмультфильм" мәйданчыгында да уеннар, осталык дәресләре көн буена дәвам итәчәк.
Автор фотосы.