+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
6 июнь 2025, 07:45

Үзебезнең уенчыклар матур да, сыйфатлы да!

Фестивальдә илебезнең уенчык фабрикалары җитештергән уникаль коллекцияләр тәкъдим ителде.

Үзебезнең уенчыклар матур да, сыйфатлы да!Үзебезнең уенчыклар матур да, сыйфатлы да!
Үзебезнең уенчыклар матур да, сыйфатлы да!

 

Илебездә уенчыклар җитештерүчеләр импортны алыштыруга йөз тота. Бу хакта алар Уфада узган “Айда/Әйҙә играть” II Бөтенрусия фестивалендә сөйләделәр.

Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә фабрикасы булган Белоруссия-Русия компаниясе күргәзмәдә 500дән артык уенчык тәкъдим итте. Генеральный директор Вячеслав Гнутов сүзләренчә, комания яңалыкларның берсе – популяр Дания брендына тулысынча охшаш конструктор.

– Әмма ул күпкә яхшырак, чөнки без үзебезнең анимацион образларыбызны кулланабыз, – дип ассызыклады Вячеслав Гнутов.

Хәзер балалар  “Простоквашино” мультфильмы персонажлары белән конструктор җыя ала. Предприятиенең планында – "КамАЗ"маркалы уенчык йөк машиналары чыгару.  Бүген фабрика 1148 төрле товар җитештерә. Алар илнең төрле кибетләрендә һәм маркетплейсларда бар. Сүз уңаеннан, бу уенчыклар белән фестиваль чатырларында да танышырга була.

– Иң мөһиме, уенчыклар безнең Русия чималыннан ясалган, хәвефсез. Бу азык-төлек пластмассасы, азык-төлек буяулары, –  дип билгеләп үтте Вячеслав Гнутов.

Киров өлкәсеннән килгән компаниянең генераль директоры Ольга Доротюк үзләре җитештерә торган курчаклар турында сөйләде.

– Без педагогик берләшмә белән актив аралашабыз һәм балаларыбызның ихтыяҗларын беләбез. Балалар бакчалары өчен тәкъдим ителгән исемлеккә йөз тотабыз, – ди җитәкче.

Сүз уңаеннан, фестивальдә предприятие милли костюмнарда курчакларның уникаль коллекциясен тәкъдим итте.

 

Фото: “Айда/Әйҙә играть”  матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас