+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
7 июнь 2025, 06:50

“Без мультфильм төшерәбез!”

Әлеге минутларда “Союзмультфильм” кинокомпаниясе мәйданчыгында  “Лето в Простоквашино” дигән осталык дәресе бара.

“Без мультфильм төшерәбез!”“Без мультфильм төшерәбез!”
“Без мультфильм төшерәбез!”

Совет мәйданында “Союзмультфильм” кинокомпаниясе мәйданчыгы уфалылар һәм башкала кунаклары  өчен бүген дә төрле  чаралар тәкъдим итә. Әлеге минутларда балалар “Лето в Простоквашино” дигән осталык дәресендә катнаша.

– Фестивальдәге һәр көнебез мульфильм персонажларына багышлана. Бүген балалар белән “Простоквашино” мультфильмындагы персонажлар Матроскин һәм Шарик күңел ача. Әлеге минутларда безнең мәйданчыкта кәгазь күчерү техникасында анимация буенча осталык дәресләре бара. Балалар үзләре үк “Лето в Просоквашино” дигән мультфильм төшерүдә катнаша. Алар башта рәсемнәр төшерә, аларны акисә, буйый. Аннары кадрлар төшерелә. Без аны тавыш, музыка белән бизибез. Әзер мультфильм әти-әниләренең электрон почталарына җибәреләчәк, – ди киностудия хезмәткәре Елена Белозерова.  

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас