

Бүгенге программа балалар һәм аларның әти-әниләре өчен алдагы көннәрдәге кебек үк бай һәм кызыклы булачак.
Төп сәхнәдә 10.00 сәгатьтә мультфильм күрсәтү булды, ә инде 11.00 сәгатьтә балаларны һәм «Простоквашино» ның яраткан геройлары-почтальон Печкин, дядя Федор, Матроскин һәм Шариктан иртәнге разминка көтә.
13.00 сәгатьтә сәхнәдә «Простоквашино» интерактив мультиуены узачак.
16.00 сәгатьтә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының «Все мыши любят сыр» спектакле була.
18.00 сәгатьтә тамашачыларны Zainetdin төркеменнән этно-шоу көтә. 19.00 сәгатьтә сәхнәгә "Спокойной ночи, малыши!"алып баручы Полина Криворучка чыгачак. Алга таба мультфильм һәм «Летучий корабль» фильмын күрсәтү булачак.
Союзмультфильм мәйданчыгы һәрвакыттагыча бай программа белән җәлеп итә. Бүген монда Матроскин һәм Шарик мәйдан тота. Шулай ук төрле анимация техникасы буенча осталык дәресләре дәвам итәчәк. 15.40 да мәйданчыкта Простоквашино мультфильмы мотивлары буенча почтальон Печкин һәм дядя Федордан квиз узачак.
Акмулла сәхнәсендә 12.00 сәгатьтә биредә В.И. Альбанов исемендәге Полярниклар музееның “Төньяк балкышы” республика иҗат конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын, ә 14.00 сәгатьтә «Башкорт аты» республика иҗат эшләре конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак.
16.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт курчак театры «Косолапому не спится»спектаклен күрсәтәчәк.
18.00 дә кечкенә тамашачылар өчен мультфильм булачак.
20.00 сәгатьтә Уфа яшь тамашачы театры «Богатырь Степан Ромашкин» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Шулай ук балалар өчен төрле тематик зоналар эшли.
Автор фотосы.