

“Урал батыр” эпосы көнендә, 8 июньдә, фестивальне оештыручылар уфалылар һәм шәһәр кунакларын Совет мәйданына чакыра. Кич белән төп сәхнәдә “Урал батыр һәм Самрау патшалыгы” мультфильмы күрсәтеләчәк.
Анимацион фильм башкорт халык эпосы мотивлары буенча төшерелгән. Проект авторы Дамир Мөхәммәтьяров билгеләвенчә, фильмның 12 минуты эчендә иҗат төркеме тамашачыларга халык хикәятенең тирән мәгънәсен җиткерергә тырышкан. Ул 2010 елда ук эпосны укып илһамланган һәм мультфильм төшерү турында уйлаган, ә хыялын 2020 елда гына тормышка ашыра алган.
“Урал батыр һәм Самрау патшалыгы” мультфильмын Русия эстрадасы йолдызы Дмитрий Маликов концертыннан соң күрсәтәчәкләр. Ә аннары “Испытание аулом” нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Ул – әтиләр һәм балалар арасындагы бәхәс, глобальләшү дөньясында туган мәдәниятне саклау өчен көрәш кебек һәркемгә таныш проблемалар кичерүче ногай гаиләсе турында комедия.
Яшь тамашачыларга мөгаен төп герой – блогер булырга хыялланган унбер яшьлек малай ошар. Фильм – “Башкортостан” һәм “Домбайфильм” киностудияләренең уртак проекты.