+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
8 июнь 2025, 06:10

Винни-Пух, Пятачок, Львенок һәм Кеша күңел ачарга чакыра!

Ә сез “Айда/Әйҙә уйнарга” фестивалендә булдыгызмы әле, дуслар?

Винни-Пух, Пятачок, Львенок һәм Кеша күңел ачарга чакыра!Винни-Пух, Пятачок, Львенок һәм Кеша күңел ачарга чакыра!
Винни-Пух, Пятачок, Львенок һәм Кеша күңел ачарга чакыра!

Уфада “Айда/Әйҙә уйнарга” II Бөтенроссия уенчыклар һәм уеннар фестиваленең дүртенче көне.  Совет мәйданында Мәскәү кунаклары – “Союзмультфильм” кинокомпаниясе уфалылар һәм башкала кунаклары  өчен бүген дә төрле  чаралар тәкъдим итә. Әлеге минутларда балалар “Мультфильм персонажлары белән браслетлар” дигән осталык дәресендә катнаша.

Бүген балалар  Винни-Пух, Пятачок, Львенок һәм Кеша күңел ача. Шулай ук аларны күчерү техникасында анимация буенча осталык дәресләре көтә. Балалар  “Тайна планеты детства” дип исемләнгән мультфильм төшерүдә катнашачак. Кызлар һәм малайлар башта рәсемнәр төшерә, аларны кисә, буйый. Аннары кадрлар төшерелә. Киностудия мультипликаторлары бу кадларны бер сюжетка тезеп тавыш, музыка белән бизи. Әзер мультфильм әти-әниләренең электрон почталарына җибәреләчәк.

Киностудия хезмәткәре Елена Белозерова һәм Елизавета Князева билгеләвенчә, Уфада бик актив, ачык йөзле кешеләр яши. Дүртенче көн “Союзмультфильм” кинокомпаниясе  мәйданчыгы иртәдән үк балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора.  Осталык дәресләрендә, интерактив уеннарда катнашырга теләүче балалар хәтта чиратка тезелеп китә.

Фестивальнең дүртенче көне дә кызыклы чараларга бай булачак. Бәйрәмне күрми калмагыз, дуслар! 

Фото: “Айда/Әйҙә уйнарга” фестиваленең матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас