+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
11 июнь 2025, 07:35

“Ходаем, нинди бәхетле мин!"

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур шатлык.

“Ходаем, нинди бәхетле мин!"“Ходаем, нинди бәхетле мин!"
“Ходаем, нинди бәхетле мин!"

 Бүген төнлә Индира һәм Рөстәм Нәбиевларның уллары туган. Бу хакта популяр блогер социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

“Ходаем, нинди бәхетле мин! Хәзер күпбалалы әти булдым”, - дип язган Рөстәм.

Нәбиевлар улларына Таир дип исем кушканнар. Белүебезчә, аларның София һәм Әминә исемле кызлары үсеп килә.

Күпсанлы котлауларга кушылып, бәләкәч Таирга акыллы, бәхетле, әти-әниле булып үсүен телибез!

 

Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрләрдәге битеннән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас