

Күгәрчен районының Күгәрчен урта мәктәбендәге “Кояшкай" дип исемләнгән көндезге лагерьга 40 бала йөри. Укучыларның каникул көннәре кызыклы, файдалы, эчтәлекле булсын өчен укытучылары төрле кызыклы чаралар, ярышлар, экскурсияләр оештырып кына тора. "Җәй көннәрен дуслар белән уйнап, күңелле эстафеталарда катнашып, аш пешерүче апаларыбыз әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйланып үткәрү бик рәхәт. Без “Табигать көне”ндә, төрле экскурсияләрдә, спорт чараларында, Сабантуйда бик теләп катнаштык , “Океан һәм диңгезләр көне”ндә пиратлар булып та киендек”, — ди лагерьга йөрүче дусларыбыз.
Шунысы сөенечле, кызлар һәм малайлар ял вакытларында “Әллүки” журналын яратып укыйлар, биремнәрен үтиләр, башваткычларын чишәләр.
Фото мәктәп сайтыннан.