+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
16 июнь 2025, 11:05

Кәккүк чәйле җәйләр

Нефтекама шәһәренең "Белем" мәктәбендәге җәйге лагерьга йөрүче балалар милли бәйрәмнәр белән дә таныша.

Кәккүк чәйле җәйләрКәккүк чәйле җәйләр
Кәккүк чәйле җәйләр

"Кәккүк чәе"нең ни икәнен беләсезме, дуслар? Әллә кәккүкләр дә чәй эчәме икән? Әллә соң берәр шифалы үләннең атамасы шундыймы? Белмәсәгез,  сезгә "Ак калфак энҗеләре"нең ак әбиләре бу турыда сөйләп бирер. Сөйләп кенә дә калмас, бергәләп уйнар да, кулга- кул тотынышып әйлән-бәйлән дә әйләнер, халкыбызның җырларын да искә төшерер, табышмаклар да әйтер!
Нефтекама шәһәренең "Белем" мәктәбендә җәйге лагерьга йөргән балалар белән дә нәкъ шундый күңелле бәйрәм үтте. Бу йоланы үткәрергә "Ак калфакчылар" да, вожатыйлар да алдан әзерләнде, мәктәп янындагы ак каенлы яшел аланны бизәде, шифалы үләннәр жыйды.  Кәккүк кычкырып балаларны чарага чакыргач, бәйрәм башланып китте.
— Бик шатландык, чөнки укучылар дару үләннәрен дә, җырчы кошларны да белә, исемнәрен татар телендә әйттеләр, табышмакларга җавапларны да бик тиз таптылар, — ди төркемнең җитәкчесе, чараның төп оештыручысы Светлана Вәлиева. Балалар каен тирәли әйлән-бәйлән жырлап уйнагач, кошларга жим салды. Балалар үзләре дә сыйланды, чөнки ак әбиләре тәмле коймаклар пешереп алып килгән иде.

Ә уеннарда, конкурсларда җиңгән укучыларга бүләккә "Әллүки" журналлары таратылды, кызлар һәм малайлар моңа бик шатланды. Хәзер инде алар " Кәккүк чәе" турында бик күп белә!

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас