+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
18 Июня 2025, 11:25

Биш балага бәхетле балачак бүләк иткәннәр!

Күгәрчен районының Әлмәс авылында бик күркәм гаилә яши.

Биш балага бәхетле балачак бүләк иткәннәр!Биш балага бәхетле балачак бүләк иткәннәр!
Биш балага бәхетле балачак бүләк иткәннәр!

Андрей Алексеевич һәм Валентина Петровна Гуменюклар инде 17 елдан артык тәрбиягә алган балаларның әти-әнисе булып тора, алар барлык күңелен һәм йөрәген балаларны тәрбияләүгә бирүче кешеләр.

Бүген аларның гаиләсендә биш бала — берсе үзләренең улы һәм дүртесе тәрбиягә алган балалар, һәм аларның һәркайсы ярату, кайгырту һәм җылылык атмосферасында үсә.

Өлкән уллары Станислав һәм Денис — инде үсеп җиткәннәр, газ тармагында эшлиләр, эшсөючәнлек һәм җаваплылык кебек сыйфатларны, гаилә традицияләрен дәвам итәләр. Тәрбиягә алган кызларның берсе — Ольга колледжда укый һәм белемгә омтыла. Кечкенәләре — Вероника, Олеся, Кирилл һәм тагын бер Вероника — мәктәп укучылары, алар яхшы укулары белән сөендереп кенә калмыйча, мәктәп тормышында актив катнаша һәм өйдә дә ярдәм итә.

Валентина Петровна үзен тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлаган: дәрес әзерләргә булыша, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, тәрбия турында кайгырта. Ул үз канаты астындагы балаларны яхшылыкка, намуслылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Андрей Алексеевич— гаиләнең ныклы таянычы, шәхси үрнәге белән балаларга тормыш кыйммәтләрен тапшыручы хөрмәтле кеше.

Гуменюклар гаиләсендә балалар үзләрен кирәкле, яраткан һәм якланган итеп тоя. Биредә хөрмәт, үзара ярдәмләшү һәм җылы атмосфера хөкем сөрә, анда һәр бала ачыла, төрле яклап үсә ала.

Аларның тарихы— мәхәббәт, сабырлык һәм шәфкатьле йөрәкләрнең балалар тормышын яхшы якка үзгәртә алуның ачык үрнәге.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас