+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
20 июнь 2025, 05:15

Онытылмаслык яллар булсын!

Башкортстанга Луганск Халык Республикасыннан беренче төркем балалар килде.

Онытылмаслык яллар булсын!Онытылмаслык яллар булсын!
Онытылмаслык яллар булсын!

Башкортстанга ялга Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәреннән беренче төркем балалар килгән. Мәләвез районының “Дуслык” сәламәтләндерү лагеренда 96 бала ял итәчәк, дип хәбәр итте мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.

"Җәй буе без Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан балаларны һәм озатып йөрүчеләрне кабул итәчәкбез. Республикада ял итүче балалар Башкортстан тарихы, аның традицияләре белән танышачак. Ышанам, кызлар һәм малайлар өчен ял файдалы булачак һәм бик күп уңай хис-кичерешләр китерәчәк”, - дип язган ведомство җитәкчесе социаль челтәрләрдә.

Элегрәк язуыбызча, быел җәй айларында Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан 600 бала ял итәчәк.

 

Фото: Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас