

Өйдә балалар көлүе яңгырап торса, гаилә өстәле артында һәрвакыт тагын бер тәлинкә өчен урын булса — димәк, бу чын-чынлап бәхетле гаилә. Туймазыдан Рафаэль Нәсих улы һәм Наталья Владимировна Төхвәтшиннар гаиләсе әнә шундый.
Аларның үзләренең өч баласы бар. Икесе инде үскәннәр һәм олы тормыш юлын башлаганнар, әти-әниләре янында кече уллары Эдан калган. Ә 2016 елда аларның йортында тагын бер әһәмиятле кеше — Гөлшат пәйда булган. Беренче көннән үк ир белән хатын аны кайгыртучанлык, сабырлык һәм шәфкатьлелек белән чолгап алган.
Гөлшат горурланырлык кыз булып үскән: «бик яхшы» билгеләренә генә укый, иҗат белән мавыга, бии, мозаика сәнгате белән шөгыльләнә, конкурсларда катнаша һәм җиңеп чыга. Ә иң мөһиме — мәхәббәтле, ярдәмгә әзер булган гаиләдә һәм җылы мөнәсәбәттә үсә.
Бу гаиләдә һәр көн уртак сәяхәтләр, сәфәрләр, табигатькә чыгу, гаилә спорты белән тулы. Монда гади әйберләргә сөенә, бергә үткәргән вакытның кадерен беләләр.
Төхвәтшиннар йортында гаилә традицияләренә аерым роль бирелә —алар аша әти-әниләре балаларын өлкәннәрне хөрмәт итәргә, җаваплы булырга, хезмәт һәм игелекнең кадерен белергә өйрәтә. Биредә һәр баланы ишетәләр, аның сәләтенә ышаналар һәм үз юлын ачарга ярдәм итәләр.
Нәкъ менә шундый атмосферада ныклы, тату, эчкерсез, чын гаиләләр туа да инде.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.