+24 °С
Яңгыр


Иглин районының Урман авылындагы бу кечкенә кызны видеога күршеләре төшереп алган. Ул көн саен иртән кәҗәләрне якындагы болынга куа икән. Тик җәяү дә, велосипедта да түгел – кәҗә тәкәсенә атланып!
Аны видеога төшерүчеләр белдерүенчә, каникул башында кәҗәкәй бик карышкан. Ә хәзер инде үз язмышы белән килешкәнме, кызны тыңлый, җилдертеп кенә алып бара, ә кичтән өйгә алып кайта.
Ә сезнең каникуллар ничек уза, дуслар?
Фото: видеодан скрин