

Чишмә районының Чишмә авылыннан 6нчы сыйныф укучысы Амелия Байматова электр самокаты сатып алу хыялын үз көче белән тормышка ашырырга карар кылган.
“ufanovosti.ru” интернет-портал хәбәр итүенчә, тиешле сумманы эшләп алу өчен, кыз җиләк җыеп сатарга була. Кызарып пешкән эре җир җиләкләре алар яшәгән йорттан ерак түгел генә үсә икән.
Кемдер хыялын тормышка ашыру өчен акча җыярга тәкъдим иткән, әмма кызның әтисе бу омтылышка каршы төшкән.
«Бездә аның хыялын тормышка ашыру өчен мөмкинлек бар, әмма без аның үзенә акча эшләргә мөмкинлек бирергә телибез", - дип язган ул.
Амелия үзе, җиләк җыюдан тыш, сөйләшүләр алып барырга, килешергә, сервис күрсәтергә өйрәнә. Уңган да, тырыш та кызга уңышлар телибез!
Фото: “Моя Уфа”