

Бүген "Уфа муенсасы" паркында модельле 22нче балалар китапханәсе китапханәчеләре балалар өчен "Сабантуй" уен программасы оештырды.
Башта китапханәчеләр бу бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләр, тарих һәм традицион уеннар турында сөйләделәр. Катнашучылар табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Аннары мавыктыргыч эстафета башланды. Балалар күңеленә ул аеруча һуш килде.
Уенчылар ике командага бүленеп, "Чиләкләр белән йөгерү", "Чүлмәк вату", "Сикергеч белән сикерү" кебек ярышларда бик актив катнашты. Катнашучылар "Түбәтәйне төшермә" халык уенын бик рәхәтләнеп уйнады. Барлык балалар да үзләренең җитезлеген, чыдамлыгын һәм команда булуын күрсәтте. “Библиополянка” шаян һәм мавыктыргыч үтте!
Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.
Автор фотосы.