Барлык яңалыклар
Балачак илендә
16 июль 2025, 14:30

Балалар белән Уфага җыенабыз

Аларны кайларга алып барырга була? 

Балалар белән Уфага җыенабыз
Балалар белән Уфага җыенабыз

Журналыбыз укучысыннан шундый сорау килде. Уфада җәй көне балалар белән паркларга, күңел ачу үзәкләренә, зоопаркларга һәм музейларга барырга була. Бүген без сезне башкаладагы парклар, бакчалар буйлап сәяхәткә алып чыгабыз.

И. Якутов исемендәге парк – гаилә белән ял итү өчен популяр урыннарның берсе. Анда аттракционнар, катамаранлы күл, балалар мәйданчыклары һәм актив ял итү зоналары бар. Паркның иң танылган аттракционы – шәһәрдә бердәнбер балалар тимер юлы. Арбалет һәм пневматик тирлар бар. Шулай ук паркта боулинг һәм бильярд булган “Веселый Роджер” рестораны эшли, ә күл ярында “Тихая гавань” рестораны урнашкан.

М. Гафури исемендәге парк – шәһәрнең иң борынгы паркы. Монда зур таганнарда, карусель­ләрдә, “центрифугада” һәм тагын “Тылсымлы дөнья”­ның 20 аттракционында күңелле итеп вакыт уздырырга мөмкин. Зур балалар мәйданчыгы, гигант кәлтәләр һәм бөҗәкләр фигуралары белән динопарк эшли.  Пыяла кабинкалы тәгәрмәчтә күтәрелеп, Уфаны уч төбендә күрергә була. Парк янындагы урман-парк зонасында ат базасы эшли, картинг зонасы бар.

Сипайлово бистәсендә урнашкан Кашкадан паркының төп үзенчәлеге — комлы пляжлы күл, анда рәхәтләнеп су коенырга һәм кояшта кызынырга була. Паркта спорт һәм балалар мәйданчыклары, скейт-парк, кафе, балалар аттракционнары бар, пляжда волейбол уйнарга мөмкин.

Җиңү Паркында балалар  аллеяләрдә урнашкан хәрби техника үрнәкләрен – пушкалар, танклар, БТРлар һәм су асты көймәсен бик теләп өйрәнә. Паркның мемориаль комплексында Советлар Союзы Геройларына һәйкәлләр куелган, республика Хәрби Дан музее эшли. Паркның  күзәтү мәйдан­чыкларыннан урманга һәм Агыйдел елгасына матур күренешләр ачыла. 

Салават Юлаев бакчасы уеп ясалган беседкалары һәм борынгы асылмалы күпере белән дан тота. Биредә Агыйделгә һәм андагы күперләргә матур күренеш ачыла. Тыныч ял итү, гүзәллеккә соклану, фотога төшү өчен бик матур урын.

"Арт-квадрат" мәдәни үзәгендә балалар һәм әти-әниләр өчен бик күп кызыклы чаралар үткәрелә. Биредә гадәти булмаган арт-объектларны күрергә, заманча рәссамнарның эшләрен карарга, ачык һавадагы театрда концерт яисә балалар спектаклен карарга мөмкин. Үзәк территориясендә кафе һәм рестораннар, кибетләр, белем бирү мәйданчыклары, иҗади остаханәләр эшли.

“Дим” мәдәният һәм ял паркы – шәһәрнең Дим районында урнашкан. Ул зур түгел, әмма балалар өчен төрле активлыклар, скейт-парк, лабиринт, балалар мәйданчыклары, таган, бау күпере, батут, кафе, пикник урыннары бар. Парктагы сәхнәдә еш кына төрле чаралар үткәрелә.

Ботаника бакча-институты

23 гектар мәйданны биләгән ботаника бакчасында чәчәкләр, пальмалар, бананнар, кипарислар, лимоннар, кофе агачлары – барлыгы 600дән артык төр тропик һәм субтропик үсемлекләре булган оранжерея балаларны таң калдырачак.

Лимонарий – балалар өчен шулай ук бик кызыклы урын. Биредә 1300 гә якын цитрус агачы үсә, алар арасында төрле сортлы лимоннар, помело, кумкват, лайм, каламондин күрергә була. Цитруслылардан тыш, биредә башка үсемлекләр дә үсә: инжир, граната, фейхоа, мушмула, киви, кофе, банан һәм ананас. Лимонарийга экскурсия белән генә эләгергә мөмкин. Алар көн саен 10:20, 11:00, 12:00, 14:00, 15:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә башлана.

Башкортстан урманчылары исемендәге парк

Ботаника бакчасы янәшә­сен­дә урнашкан. Асфальт юллы яктыртылган урман-парк территориясе– җәяү һәм велосипедта йөрү өчен бик яхшы урын. Юл буйларына ял итү өчен эскәмия­ләр куелган. Паркта парковкалар һәм мангаллар белән пикниклар өчен зур зона оештырылган. Футбол һәм волейбол өчен спорт мәйданчыклары, балалар шәһәр­чеге бар. Аллея буйлап вольерларга барып җитәргә була, анда аюлар, бүреләр, төлкеләр, селәүсен һәм экзотик кошлар асрала. Янәшәдә урман музее эшли.

Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасы

Бакчаның  төп истәлекле урыны – аккошлар һәм үрдәкләр йөзгән матур буа. Биредә “Аленький цветочек” кафесы эшли. Шулай ук паркта зур балалар мәйданчыгы бар.

“Ватан“ паркы

Салават Юлаев һәйкәле янындагы “Ватан” тематик паркы җиде тирмәдән торган “Этноавыл” комплексы белән кызыклы.  Эскәмияләр куелган иркен күзәтү мәйданчыгы бар, аннан Агыйдел елгасына һәм яңартылган яр буйларына матур күренешләр ачыла. Амфитеатрның аскы мәйданчыгында скейт-парк эшли.

Уфада "Гамми" бау парклары бар. Берсе – “Олимпик-Парк” территориясендә, икенчесе — Якутов исемендәге паркта урнашкан. Паркта 1 метрдан 13 метрга кадәр биеклектәге төрле катлаулылыктагы трассалар бар. Иң җиңел трассаларны биш яшьлек балалар үтә ала.

“Уфа” аквапаркы - мәйданы 5 мең квадрат метрдан артык булган ябык парк. “Планета” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан. Аквапарк территориясендә балалар һәм өлкәннәр өчен 11 су таулары, төрле бассейннар бар. Өлкәннәр хамам, сауна һәм джакузилы спа-комплекста ял итә ала.

Фото: fotobank02.ru

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас