+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
22 Июля 2025, 09:50

Күпбалалы гаиләнең бәхете артты!

Миңнегалиевлар җиденче тапкыр әти-әни булды.

Күпбалалы гаиләнең бәхете артты!Күпбалалы гаиләнең бәхете артты!
Күпбалалы гаиләнең бәхете артты!

Уфа районының Михайловка авылында яшәүче Миңнегалиевлар гаиләсендә зур шатлык. Аларның  җиденче балалары туган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Уфа районы хакимияте башлыгы Николай Ельников язган.

Гаилә башлыгы Сергей Миңнегалиев үзенең белемен һәм тәҗрибәсен 2004 елдан бирле Уфа Фән һәм технологияләр университеты студентлары белән уртаклаша. Ул яңа буын белгечләрен укыта.

Хатыны Таисия Миңнегалиева – урыс теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул студентларында туган телгә һәм бай мәдәни мираска мәхәббәт тәрбияли.

"Бала туу һәрвакыт могҗиза, җиденче сабыйның дөньяга килүе – чын бәхет. Мин Сергейны һәм Таисияне уллары тууы белән чын күңелдән котлыйм! Яңа туган балага сәламәтлек һәм бәхетле язмыш телим. Аның тормышы шатлык, ачышлар һәм җанлы тәэссоратлар белән тулсын. Ә Миңнегалиевлар гаиләсенә – чәчәк ату, үзара аңлашып яшәү һәм чиксез мәхәббәт телим. Тормышыгыз балаларыгыз өчен көн саен шатлык һәм горурлык хисләре белән тулсын", –  дип тәбрикләү сүзләре юллаган Николай Ельников.

 

Фото:Николай Ельников, ТГ

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас