+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Балачак илендә
24 июль 2025, 06:55

Йөрәк җылысы барысына да тигез бүленә...

Нефтекамада унбиш бала тәрбияләүче соклангыч гаилә яши.

Йөрәк җылысы барысына да тигез бүленә...Йөрәк җылысы барысына да тигез бүленә...
Йөрәк җылысы барысына да тигез бүленә...

Нефтекамада яшәүче Наталия Александровна һәм Мансаф Харун улы Фәрхетдиновлар гаиләсе унбиш бала тәрбияли, шул исәптән тәрбиягә алган балаларны да. Гаилә шәһәр тормышында актив катнаша, ә балалар әти-әниләрен һәм педагогларны укуда, спортта һәм иҗатта уңышлары белән сөендерә.

Наталия Александровна белеме буенча педагог, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгән. Үзенең һөнәри белемен ул өйдә дә куллана—игътибар һәм сабырлык белән һәр балага ачылырга ярдәм итә. Мансаф Харун улы шәһәр оркестрында трубада уйный, ул Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый советка керә.

Гаиләдә төрле кызыксынулы балалар үсә. Алиса, Максим, Екатерина, Анастасия, Кристина һәм Евгений музыка мәктәбендә фортепиано, тромбон һәм гитара классы буенча укыйлар. Балалар конкурсларда катнаша, призлы урыннар ала һәм яшь башкаручыларның «Медные духовые инструменты» Бөтенрусия конкурсында дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

Анастасия, Екатерина, Мария, Евгений һәм Кристина йөзү белән шөгыльләнә һәм ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Алар «Агыйдел язы»Төньяк-Көнбатыш төбәге беренчелегендә дипломнар белән билгеләнгән.

Балалары уңайлы, хәвефсез атмосферада үссен, бер-берсенә карата җаваплылык һәм хөрмәт күрсәтергә өйрәнсен, үзләрен яңалыкта сынап карасын өчен әти-әниләре барысын да эшли. Гаиләдә патриотик хисләр тәрбияләүгә, башлангычны, иҗади фикерләүне һәм игелеклелекне үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Фәрхетдиновлар гаиләсе 2022 елда гаилә опекуннар (попечительләр), тәрбиягә алган һәм патронат гаиләләр республика конкурсында «Иң яхшы тәрбиягә алган гаилә» номинациясендә җиңүче була.

2023 елда «Уңышлы гаилә» Идел буе федераль округы бәйгесенең төбәк этабында “Безнең тату гаилә” номинациясендә җиңү яулый. Алар “Идел буе округының уңышлы гаиләсе-2023 " конкурсының йомгаклау этабында өченче урынга чыга. Узган елда бу гаилә «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнә.
Фәрхетдиновларга балаларны бик яхшы тәрбияләүләре, актив гражданлык позициясе һәм конкурсның төбәк этабында җиңүләре өчен Башкортстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның Рәхмәт хаты тапшырылган.

Мондый гаилә турында бик күп җылы сүзләр язып була. Алар йортында һәр көн балалар көлүе ишетелә, музыка яңгырый, тормыш кайный. Биредә балалар үзләрен яратуларын, аларга ярдәм итүләрен һәм ышануларын белеп үсәләр.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас