+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
2 август 2025, 05:15

Бәхетле сабый бул, Алсу!

СВОда катнашучы якташыбызның дүртенче сабые дөньяга килгән.

Бәхетле сабый бул, Алсу!Бәхетле сабый бул, Алсу!
Бәхетле сабый бул, Алсу!

Күпбалалы әнине Республика перинаталь үзәгеннән якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре каршы алган. Әти кеше хезмәттә.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, яшь әнине тантаналы рәвештә ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова котлаган.

Языкбаевлар гаиләсендә ике кыз һәм бер малай үсеп килгән. Ясингә – 11, Энҗегә – 9, Ирсайга 4 яшь. Яңа туган кызчыкка Алсу дип исем кушарга телиләр.

Гаилә башлыгы хәзерге вакытта алгы сызыкта. Алар хатыны белән балаларын ислам традицияләрендә тәрбияли.

Кечкенә сабыйга әти-әни канаты астында, бәхеткә, назга төренеп кенә үсәргә язсын!

 

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас